Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада югалган хатынны коедан тапканнар

Түбән Кама районында 75 яшьлек хатын өченче көн югалган булган. Аның гәүдәсен кичә табып алганнар.

news_top_970_100
Түбән Камада югалган хатынны коедан тапканнар

НТР каналы хәбәр иткәнчә, карчыкны волонтерлар эзләргә ярдәм иткән. Благодатная авылында Ольга Никитина югалу турында хәбәрне оныгы Сергей әйткән булган. 

Әби еш кына йөрергә чыгып киткәләгән, тик бу юлы өйгә кайтмаган.

Ташландык биналарны тикшергәннән соң, кое янында эзләр күреп алганнар. Эзләр янында әбинең әйберләре дә табылган.

Олы яшьтәге кешене коега төртеп төшергәннәрме, әллә үзе төшеп киткәнме - тикшерүчеләр хәзер шуңа ачыклык кертү өчен эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100