Түбән Камада күп балалы гаилә, машина оттым дип алданып, акчасыз калган

6 Декабря 2017

Укылган: 739 тапкыр

Түбән Камада күпбалалы гаилә аферистлар корбаны булган. 

Зыян күрүче ханымга «Росс терминал» компаниясеннән «Viber» мессенджерына смс хәбәр килә. Хәбәрдә ханымның машина отканлыгы турында язылган була. Үз бәхетенә ышанмыйча, ханым шатлыгын ире белән уртаклаша, - дип яза НТР 24 телеканалы сайты. 

Шуннан соң ир, төгәл мәгълүмат алырга теләп, хатта күрсәтелгән номер буенча шалтырата. Телефонны хатын-кыз ала һәм үзләренең сайтларында телефон номерын, исем-фамилияне язып, "җибәрергә" дигән төймәгә басарга куша. Ир-ат барлык шартларны үти, аннан соң хатынының телефонына "Сезнең 2 категориядәге отыш расланды" дигән смс хәбәр килә. 

Гаилә каракларның барлык күрсәтмәләрен үти. Нәтиҗәдә, гаилә башлыгы 40 мең сум акчасыннан колак кага, дип хәбәр итә Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе. 

Әлеге факт буенча "Караклык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. 



Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла