Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада Гөлшатны үтерүче үзенә медицина ярдәме күрсәтүне сорый: һөҗүм иткәндә ул тән җәрәхәтләре алган

37 яшьлек Даниил Котенев кимендә 2018 елның 9 мартына кадәр сак астында тотылачак.

news_top_970_100
Түбән Камада Гөлшатны үтерүче үзенә медицина ярдәме күрсәтүне сорый: һөҗүм иткәндә ул тән җәрәхәтләре алган
Түбән Камада Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән затка җәза билгеләү буенча суд булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" хәбәрчесе.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Түбән Кама шәһәре буенча аеруча мөһим эшләр бүлеге тикшерүчесе юстиция өлкән лейтенанты Илфир Садыйков белдергәнчә, авыр җинаять булу сәбәпле, тикшерү 37 яшьлек Даниил Котеневны 2018 елның 10 мартына кадәр сак астына алуны сорады.

Түбән Кама суды, Котенев кылган җинаятьнең ни дәрәҗәдә авыр булуын истә тотып, тикшерү органнары белдерүен канәгатьләндерде. Җинаятьче кимендә 2018 елның 9 мартына кадәр сак астында калачак.

Суд барышында Котенев аягы авыртуын белдерде. Судьяның сорауларына җавап биргәндә ул, аягы авыруын әйтеп, камера рәшәткәләренә тотынып кына басып торды.Ул табиб чакыруны сорады, әмма аның үтенечен җавапсыз калдырдылар. Судьяның тоткарланган заттан үтенеч булдымы дигән соравына тикшерүче "булмады", дип җавап бирде. 

Әмма Түбән Кама тикшерү комитетының юстиция өлкән лейтенанты Илфир Садыйков судта ярдәм сорап яңгыраган үтенеч канәгатьләндереләчәк дип белдерде. Котенковка медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Түбән Кама суды 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән 37 яшьлек Даниил Котеневны сак астына алды.

Элегрәк “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән зат берничә тапкыр хөкем ителгән булган, ул кичә тоткарланган. Төрмәдән узган елның җәендә азат ителгән, соңгы тапкыр 2009 елда көчләү өчен утырган. Ул кичәге көнгә кадәр Кызыл Чишмә (Красный Ключ) бистәсендә төзүчеләр бригадасында эшләгән.

Ул, смена тәмамлангач, өенә киткән, чаңгы базасында чаңгычы хатын-кызны күреп алган, аңын җуярлык итеп башына суккан һәм көчләргә омтылган, әмма корбан аңына килгән һәм каршылык күрсәткән. Рецидивист Котенев шешә ватыгы белән корбанының бугазын кискән, алтын әйберләрен, телефонын алып качкан.

Икенче көнне Котеневның эшкә килгәндә, битләре тырналган булган. Кайда шулай җәрәхәтләнгәнлеге турында ул аңлата алмаган – кем беләндер сугышканмы, я үзе яраланганмы шунда. Әлегәчә кадәр бертөрле киемдә йөргән, акчасы да бик булмаган Котеневның кисәк кенә тулысынча киемнәрен алмаштыруы хезмәттәшләрен гаҗәпкә калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100