Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Синең эчеп йөрүләрең менә нәрсә китереп чыгарды!" Биш бала янып үлүдә гаилә хуҗасын гаеплиләр

Новосибирск өлкәсе Искитим районы Степной бистәсендәге йортта янгын чыкканда өйдә сигез кеше булган - өлкәннәр йөгереп чыгып котыла алган, балалар янып үлгән.

news_top_970_100
"Синең эчеп йөрүләрең менә нәрсә китереп чыгарды!" Биш бала янып үлүдә гаилә хуҗасын гаеплиләр
Йорт иртәнге җидедә яна башлый. Бу вакытта өйдә 32 яшьлек гаилә хуҗасы, аның белән яшәгән ханым, кунак һәм баш бала була. Ике кызга - 5 һәм 7 яшь, малайлар - 7 айлык, 1 һәм 3 яшьлек.



Янгын чыкканда барысы да йоклаган була. Төтен исен беренче итеп кунак сизә. Ул, тәрәзәне ватып, ярдәм чакыра, янгынны сүндермәкче була. Әмма ярдәмгә килгәннәр йортка керә алмый - ялкын йортны чорнап алган була инде.

Балалар һәлак була. Алар янгын чыгугы ук, ис тиеп үлгәннәр дип фаразлана. Өлкәннәр исән кала.

Балаларның әтисе бер ел элек вафат булган, ул хәзерге вакытта икенче хатын белән яшәгән була. Үги ана исән кала.

Янгын вакытында бер бала әбисе янында була, шул сәбәпле ул исән кала. Җинаять кодексының 109 маддәсе буенча эш кузгатылган. Тикшерү бара. Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.



Новосибирск сайтларында балаларның үлемендә гаилә хуҗасын гаепләгән хәбәрләр барлыкка килә башлады. Социаль челтәрләрдә дә ирне үзен һәм хатынын гына коткаруда, даими рәвештә эчеп, хатын-кызлар артыннан йөрүдә гаеплиләр. "Менә синең эчеп йөрүләрең, хатын-кызлар артыннан чабуларың нәрсәгә китерде. Башта син минем сеңлемне үтердең, хәзер сеңлемнең балаларын үтердең. Кем син шуннан соң?" - дип язган аның беренче хатынының сеңлесе.

Һәлак булган балалар:  2010 елгы һәм 2012 елгы ике кыз, 2013, 2015, - 2016 елгы өч малай . 11 яшьлек малай исән кала.

Гаилә хуҗасы һәм аның балалары (фото - социаль челтәрдәге аккаунттан)





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100