Мордовиядә "Татарин" кушаматлы ирне идән юмаганы өчен тулай торактагы күршеләре үтергәнче кыйнаган

10 Февраля 2018

Укылган: 1644 тапкыр

Фото: Фото: Stolica-s.su
Котычкыч вакыйга 21 гыйнварь көнне Cаранск тулай торагында була.  Тикшерү мәгълүматлары буенча, бертуган Подгорновлар — 45 яшьлек Сергей һәм 41 яшьлек Александр  54 яшьлек Равил Мусеевны кыйнап үтерә.
Тәртип саклау органнары хәбәр иткәнчә, низаг “Татарин” атлы кешенең гомуми файдалану урыннарын юньләп җыештырмавыннан килеп чыккан.

“Гаиләдә бәхәсләр, талаш-ызгышлар Сергей янына абыйсы Александр кунакка килгәч башланды“ -  диләр тулай торакта яшәүчеләр.Бу хакта stolica-s.ru хәбәр итә.

21 гыйнвар кичендә Гожувская 25 урамының тулай торагында яшәүчеләр, 1нче номерлы Cаранск полиция бүлегенең дежур частенә Подгорновларның ызгышуы турында хәбәр итә. Тиз арада килгән тикшерү-оператив группа бүлмәдә 54 яшьлек Равил Мусеевның үле гәүдәсен таба. Полиция хезмәткәрләре үтерүчеләрне кайнар эздән тоткарлый. Александр Подгорнов элек тә  авыр җинаять өчен хөкем ителгән булган. Сергейны тулай торакта кулга алалар, аның монда теркәлмичә яшәгәне билгеле була.

Тәртип саклау органнары мәгълүматләренә караганда, Равил Мусеев бертуган Подгоровлар белән табын артында кәеф-сафа корып утырган. Низаг бертуганнарның канәгатьсезлек белдерүеннән башлана. Аларның Равилнең кухня, бәдрәфне җыештырмавына дәгъва белдерә. 54 яшьлек ир-ат өчен бу хәл аяныч тәмамлана. Подгорновлар аны аңы югалганчы кыйный. Мусеев авыр тән җәрәхәтләреннән һәм бавыры шартлау аркасында вафат була.

Җинаять кодексының “Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу” маддәсе буенча тикшерү бара. Бертуганнарны 15 елга ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.Октябрьский районы суды абыйлы-энеле Подгоровларны 2 айга тикшерү изоляторына җибәргән.

Равил Мусеевның үле гәүдәсенә тулай торакта яшәүче Инна Владимировна тап була. “Кухняда шырпы, зажигалка таба алмагач, Равилдән кереп сорарга булдым, - дип сөйли ул. – Ишекне шакыган идем, ул ачык булып чыкты. Равил идәндә ята, авызы тулы кан. Тиз генә күрше Толянга йөгердем, полиция хезмәткәрләренә шалтыратырга да башка килмәде".

Бертуганнарны бүлмәдән чыгып барганда тоткарлаганнар. Сашаның куллары канда гына булган, дип сөйлиләр.

"Подгорновлар тулай торакта тавышланып йөрмәделәр. Саша һәрвакыт Равилне яклый, аңа бүләкләр дә алып кайта иде. Подгорновлар белән Мусеевның кухняда эчеп утырганнарын күрмәдем дә. Алар бүлмәдә утырдылар. Бертуганнарның Равилгә идәнне юарга кушуларын ишеттем. Аннан алар аның борынына суктылар. Равил кухняга чыгып юынып керде. Бүтән мин аны исән килеш күрмәдем. Ул нинди иде? Бер яхшы әйбер дә әйтә алмыйм. Ярты ай буе аптекадан алган “Кырмыска спирты” эчеп йөрде. Иртә белән миңа акча сорап керә торган иде. Нинди генә булса да, чын күршеләр булып яшәдек без. Хәзер берьюлы өч күршесез калдым. Бер ай элек Равилнең туганнарына шалтыратып, бик нык эчүен дә әйткән идем“, – ди Инна Владимировна.

“Бертуганнар хакында бернинди яхшы фикер дә әйтә алмыйбыз, - диләр тулай торакта яшәүчеләр. – Һәрвакыт эчеп һәм сугышып йөрделәр. Сергей  үзе генә булса тавышланмый, үзен тыныч тота. Александр килсә, агрессив була башлый иде. Равилне яхшы күңелле кеше дип бәяли алабыз. Эчеп йөрсә дә, кешегә начарлык кылмады. Һәрвакыт исәнләшә, авыр сумкаларны күтәрергә булыша торган иде. Әле дә бу хәлләрдән аңыбызга килә алмыйбыз. Бертуганнарны кеше үтерергә сәләтле дип уйламаган идек.”

“Равил минем белән бер яшьтә иде, - дип сөйли бер хатын-кыз. Башта барысы да яхшы иде. Әле соңгы арада гына эчү белән мавыга башлады. Гел даруханәләр тирәсендә күрә идем. Кешеләрдән акча сорады. Миңа да акча яки тоз сорап керә иде. Башта инсульттан соң урын өстендә яткан күршебез үлгән дип уйлаган идек, ә ул безнең "Татариныбыз" булып чыкты.

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла