Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минтимер Шәймиевнең шәхси фотографы Михаил Козловский вафат

Узган төндә 64нче яшендә авырудан соң танылган фоторәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловский вафат булды.

news_top_970_100
Минтимер Шәймиевнең шәхси фотографы Михаил Козловский вафат
Кайгылы хәбәрне “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итте.

Михаил Козловский белән хушлашу 22 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Актерлар йортында - Щапов урамындагы 37нче йортта була.

2014 елда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган фоторәссам Михаил Козловскийга дәүләт бүләген –  “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырган иде. 

Массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән һәм дәүләт хакимияте органнарында күп еллар дәвамында нәтиҗәле эшчәнлек өчен, М.Козловскийны “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләү турында Указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган.

Михаил Козловский 1992 нче елдан Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә эшли. Моңа кадәр 10 елдан артык “Советская Татария”, “Вечерняя Казань” һәм “Известия Татарстана” газеталарында фотохәбәрче булган.

Ул Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы булган, аның фотоархивын ясаган фоторәссам.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100