Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин беренчесе һәм соңгысы түгел!" - 22 яшьлек егет полиция бүлегендәге җәзалаудан соң үз-үзенә кул салган

Түбән Камада яшәүче 22 яшьлек егет полициядәге башбаштаклыкка протест рәвешендә үз-үзенә кул салган. Фаҗига 19 октябрь көнне була. Үз-үзенә кул салыр алдыннан егет видеомөрәҗәгать калдыра, анда ул полиция хезмәткәрләрен үзен кыйнауда һәм җәзалауда гаепли.

news_top_970_100
"Мин беренчесе һәм соңгысы түгел!" - 22 яшьлек егет полиция бүлегендәге җәзалаудан соң үз-үзенә кул салган

Видеоның беренче кадрларында күренгәнчә, Илназ Пиркин - яшь, шат, күңелле энергияле егет була. Ләкин 19 октябрь көнне 22 яшьлек егетнең гомере фаҗигале төстә тәмамлана - ул 10 катлы йорт түбәсеннән сикереп төшеп һәлак була.

Үләр алдыннан егет үзенең йөргән кызына аудиохәбәр җибәрә. Ул үзенең ниятләре турында сөйли, гафу үтенә һәм күптән түгел җинаять эшләве турында җиткерә. Егетнең нинди җинаять эшләве шушы көннәрдә генә билгеле була. НТР 24 телеканалы хәбәр иткәнчә, яшь егетне автомобиль аккумуляторлары урлауда гаепләгән булалар. 

НТР 24 телеканалы хәбәрчесе белән аралашкан вакытта, һәлак булган егетнең әнисе, "гаделлеккә ирешергә телибез",  дип җиткерде. Аның сүзләренчә, улын нахакка гаепләгәнәр. Илназның туганнары әйтүенчә, егет полициядәге башбаштаклыкка протест ясап үз-үзенә кул салган. Бу хакта ул үзенең видеомөрәҗәгатендә әйтеп калдырган. Видеода - " Мин беренчесе һәм соңгысы түгел, ләкин башка мондый хәлләр кабатлануын теләмим", дигән сүзләр була. 

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Гаепләнүче өч полиция хезмәткәрен сак астына алганнар. Хокук сакчылары бу хәл буенча комментарий бирүдән баш тарта. Җинаять эше белән Казан шәһәре тикшерүчеләре шөгыльләнә, алар алдына фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау бурычы тора. Ә һәлак булган егетнең әти-әнисе: "Гаделлеккә ирешергә телибез", дип белдерәләр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100