Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә начар укыган өчен алты бала әнисен балаларыннан аерырга җыеналар?

Соңгы вакытта Вәлиевлар гаиләсендә балалардан аерылу турында гына сүз бара. Бу хакта Эфир 24 телеканалы хәбәр итә.

news_top_970_100
Мәктәптә начар укыган өчен алты бала әнисен балаларыннан аерырга җыеналар?
- Мин бит әни кеше, ничек инде балаларны миннән аералар? - дип күз яшьләрен тыя алмый Илсөяр ханым. Алты бала - олысына 17, иң кечесенә 5 яшь. 

- Һәр көнне 3 меңгә азык-төлек алабыз. Алманы да бит бер килограмм гына алып булмый. 5-6 ипи алабыз, - дип сөйли ул.

Гаиләдә керемгә караганда чыгымнар күбрәк, ди ул. Дәүләт торак фондыннан бирелгән фатирларында алар киләсе елның март аена кадәр генә яши алалар. Бер айга аренда һәм коммуналь түләүләр өчен 26 мең акча китә. Ләкин балалар беркайчан да бернигә дә мохтаҗ түгел, - ди Илсөяр.



Әлегә иртәнге ашларны алар бергәләп ашый. "Һәркемгә дә җиләк-җимешләр дә, бәлешләр дә җитә", - ди әни кеше.  

- Учетта да тормадым, эчкече түгелмен, теләсә ничек йөргәнем юк, балалар каралган, чиста, - дип өзгәләнә әни кеше.

Гаиләнең адвокаты сүзләренчә, опека органнары гаиләне мәктәп директоры язган хат нигезендә судка биргән. Хатта балалар начар укый һәм әти-әниләре аларны карамый диелгән. Әмма судта Вәлиевләр моның киресен исбатларга тырышалар. 

Берничә ел элек гаилә район администрациясеннән, дүртенче каттагы фатирларын беренчедәгегә алыштырырга ярдәм сорый, гаиләнең мөрәҗәгатен кире кагалар. Нәтиҗәдә Вәлиевләр милекләрен сатып шәхси йорт сатып алалар. Ләкин анда балалар белән яшәү мөмкин түгел дип саный әти-әни. 

- Опека өч бүлмәле фатирны сатып, авария хәлендәге торак йорт сатып алырга рөхсәт биргән. Алар балаларның яшәү шартларын начарайтуга ничек рөхсәт биргән соң? - дип гаҗәпләнә гаиләнең адвокаты Борис Ильин.

Җир кишәрлеген сатып, яңа йорт салуны гаилә хәзерге вакытта башкарып чыга алмый, чөнки барлык өлешләр дә балалар арасында бүленгән. 

Совет районының администрациясе белән телефоннан сөйләшүдә, опека бүлеге җитәкчесе үз фикерен әйтүдән баш тартты.

Хәзерге вакытта Вәлиевләр гаиләсе район судының карар чыгаруын көтә. Алар аны Югары судка апелляциягә бирергә җыена. Илсөяр балаларын соңгы чиккәчә якларга әзер.

-Балаларыма тимәсеннән, аларсыз яши алмыйм мин, - ди Илсөяр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100