Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укучы балта белән мәктәп укучыларына ташланган

Малайның әти-әнисе аерылган, әтисе хәрби кеше. Малай әнисе белән генә яшәгән, моңарчы хокук бозганы булмаган.

news_top_970_100
Укучы балта белән мәктәп укучыларына ташланган

Бурятия башкаласы Улан-Удэ шәһәренең Сосновый Бор бистәсендә яшәүче тугызынчы класс укучысы җиденчеләрнең рус теле дәресе вакытында класска яндыргыч сыеклык салынган шешә ыргыта. Үзе ишек янына баса һәм йөгерешеп чыккан балаларга балта белән суга башлый. 

Алты кеше, шул исәптән укытучы ханым төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Аларның икесе авыр хәлдә.

Һөҗүм иткән малай тәрәзәдән сикерә, әмма аны тоткарлыйлар. Ул үзе дә яраланган, хәзер сырхауханәдә. 

Мәктәптә каравылчы булмаган. Ишек янында өлкән яшьтәге ханым гына булган. Мәктәптән 500 кешене эвакуацияләгәннәр.
Бурятия башлыгы Алексей Цыденов Монголиядәге эш визитын бүлеп, Улан Удэга килгән, сырхауханәдәге каза күрүчеләр белән сөйләшкән.

Полициядә һөҗүм итүчеләрнең өчәү булырга мөмкин икәнлеген белдергәннәр. Малайның классташлары әйтүенчә, конфликтның сәбәбе укучылар арасындагы ызгыш булырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100