Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлкән яшьтәге хатынның башына без белән суккан егет тоткарланган

Өлкән яшьтәге хатынга бу егет йорт ишегалдында һөҗүм иткән.

news_top_970_100
Өлкән яшьтәге хатынның башына без белән суккан егет тоткарланган

Мәскәүдә 25 яшьлек егет пенсионер хатын башына берничә тапкыр без белән суккан. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

70 яшьлек пенсионерга бу егет торак йорт ишегалдында 17 майда һөҗүм иткән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул өлкән яшьтәге хатынга ташланган, кыйнаган, аннары башына без белән суккан. Шуннан соң качып киткән.

Җинаять мизгелен видеокүзәтү камерасы яздырып алган. Шуннан соң җинаятьчене тиз арада тоткарлаганнар. Хәзер аннан тикшерүчеләр сорау ала.

Имгәнгән хатынны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100