Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Куян сораган өчен иптәшенә 16 тапкыр пычак белән кадаган

Судта Каенлыда яшәүче, 2 нче группа инвалид - 60 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгардылар. Ул иптәшен үтерүдә гаепләнә. Алар бергә спиртлы эчемлекләр эчәләр һәм дусты аннан йорт куяннары бирүен таләп итә башлый.

news_top_970_100
Куян сораган өчен иптәшенә 16 тапкыр пычак белән кадаган

Гаепләнүче дустын үтергәнен хәтерләми. Икенче көнне иртән уянганда аның бөтен киеме канлы була һәм сараенда 30 яшьлек ирнең мәетен табалар.  

Үтерүнең телсез шаһитләре - йорт куяннары була. Тикшерү материаллары буенча, нәкъ менә алар ызгышының төп сәбәпчеләре була да инде. Башта ирләр эчә, соңыннан хуҗа кеше дустыннан берничә йорт куяны бирүне сорый. Мондый әрсезлекне көтмәгән ир түзеп тора алмый. Нәтиҗәдә, ул куяннар урынына иптәшенә 16 тапкыр пычак белән кадый. Бу хакта Түбән Каманың НТР 24 каналы хәбәр итә. 

Суд ир-атны гаепле дип таба һәм 8 елга ирегеннән мәхрүм итеп каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрә. 

Ир-атның төрмәдән чыгуы икеле - аның тамагында яман шеш. Хәтта моны исәпкә алып та һәлак булган ирнең туганнары гаепләнүчегә бирелгән җәза артык "йомшак" дип саныйлар. 

Ә үтерүченең адвокаты, киресенчә, эшнең нәтиҗәсе белән канәгать түгел. Адвокат фикеренчә, аның яклаучысы беркемне дә үтермәгән һәм ул хөкем карарын Югары судка аппеляциягә бирергә тели. Сәбәбе - үлгән ир-атның тырнаклары астыннан, өченче - чит кешенең тән тиресе табыла. Димәк, ирне башка кеше дә үтергән булуы мөмкин, ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100