Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарадагы 83 яшьлек әбине көчләгән 24 яшьлек ир кулга алынды

83 яшьлек әбине кыйнауда һәм көчләүдә гаепләнгән ир Киров өлкәсендә яшәгән дип хәбәр итә "Татар-информ".

news_top_970_100
Кукмарадагы 83 яшьлек әбине көчләгән 24 яшьлек ир кулга алынды
Бу хәл 18 ноябрьдә, төнге сәгать берләр тирәсендә Лубян авылында була. Киров өлкәсенең Усть-Люга авылында яшәүче 24 яшьлек ир, үз йортында яшәүче әбинең өенә керә, аны кыйный һәм көчли. Шикләнүчеләрнең фотоларын күрсәткәч, әби ирне таный. Киров өлкәсенә килгән полицейскийлар ирне таба алмыйлар - ул, документларын алып, качып киткән була. Оперативниклар бу ир булырга мөмкин урыннарда засадалар оештыра. 20 ноябрьдә ул Кукмара районында кулга алына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100