Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатыны белән сөяркәсе Илдусны вәхшиләрчә үтергән дип фаразлыйлар

Узган елның декабрендә 52 яшьлек Илдус Кәримовны кыйнап үтергәннәр.

news_top_970_100
Хатыны белән сөяркәсе Илдусны вәхшиләрчә үтергән дип фаразлыйлар

Тикшерүчеләр үтерелгән ир мәетендә кырыкка якын пычак белән кадау эзе санаган. 

52 яшьлек ирнең мәетендә күкрәгенә һәм башына бик күп тапкыр пычак белән яралаган эзләр булган. Ирне күршеләре подъездда табып алган. Шул урында гына пычаклар булган. Бу кешене өч пычак белән кыйнаганнар, дип хәбәр итә "Татарстан24" телеканалы.

Үтереш булган көнне фатирга кунакка хатынның сөяркәсе килгән. Алар бергә эчкәннәр, шуннан соң көнләшеп җәнҗал чыккан һәм бу ирне үтереп ташлаганнар, дип фаразлыйлар.

Кичә Илдусның хатыны һәм аның сөяркәсенә карата суд тикшерү эшен башлады. Алар гаепләрен танымый.

Һәлак булган ирнең туганнары әйтүенчә, ул бу хатын белән үләргә берничә ай кала танышкан булган.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100