Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемеровода сәүдә үзәгендә янгын чыгуның чын сәбәбен атадылар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кемеровода "Зимняя вишня " сәүдә үзәгендәге коточкыч янгын сәбәбен әйтте.

news_top_970_100
Кемеровода сәүдә үзәгендә янгын чыгуның чын сәбәбен атадылар

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип исәпли. 

Моңа кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Ринат Еникеев эвакуацияләү юллары яңа торган токсик предметлар белән томаланган булуын әйтте. 

25 мартта Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге коточкыч янгында 64 кеше, шул исәптән 41 бала һәлак булды. Кешеләр тәрәзәләрдән  чыгып, аска сикергән, түбәгә менеп котылмакчы булган.

Кешеләр белән бергә, кибеттәге зоопарктагы 200 чамасы хайван да үлгән, дип хәбәр иткән идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100