Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемероводагы фаҗиганең кыска хроникасы: ни өчен янгын чыккан һәм кешеләр ни өчен чыга алмаган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бәяләмәсе буенча, сәүдә үзәгендәге кешеләрне ике минут 45 секунд эчендә чыгарып бетереп булыр иде. Тик...

news_top_970_100
Кемероводагы фаҗиганең кыска хроникасы: ни өчен янгын чыккан һәм кешеләр ни өчен чыга алмаган

"Медуза" сайтында 64 кеше, шул исәптән 41 бала гомерен алып киткән "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә булган коточкыч янгын турында берничә сүз белән генә аңлатма язган. 

Кыскача гына әйткәндә, хәлләр болай булган:

Сәүдә үзәге түбәсенән карны көрәмәгәннәр. Кар эри башлап, поролоннан эшләнгән шакмаклар тутырылган бассейн өстендәге яктырткычның электр чыбыгына су тигән. Кыска ялганыш булган. Саклау чараларын тәэмин итә торган автоматик сүндергечләр эшләп китмәгән.

Ут яктырткычның өске каплавычы эри башлаган, тамчылар бассейнга тамган. Бассейн эчендәге материал яна башлаган. Янгын сүндерүнең автомат системасында су булмаганы ачыкланган – салкын һава булганга, урамнан килә торган суүткәргеч томалап куелган. Вентиляцияне туктатмаганга күрә, ялкын бик тиз таралган.

Сәүдә үзәгендә янгын турында автомат рәвештә хәбәр тарату системасы эшләмәгән. Сакчылар хәвеф турында хәбәрне кулдан эшләтеп җибәрмәгән.

Поролон яна башлап, биш минут дүрт секундтан соң эвакуацияләү юллары барысы да янганда барлыкка килгән югары токсик матдәләрдән торган төтен белән томаланган. Янгын сүндерүчеләр хәвеф турында хәбәр алганнан соң, җиде минуттан килеп җиткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бәяләмәсе буенча, хәвеф турында хәбәр итү вакытында эшләп киткән булса, эвакуация юллары ачык булган булса, сәүдә үзәгендәге кешеләрне ике минут 45 секунд эчендә чыгарып бетереп булыр иде.

Моңа кадәр "Татар-информ" хәбәрчесе вакыйганың шаһитлары белән аралашты:

"Бер генә ишек ачык иде. Кешеләр бер-берсенен өстенә менеп, чабыша, этешә-төртешә башладылар. Балаларның елаган тавышы әле дә колагымда ишетелеп тора. Бөтен дөньяда кап-кара төтен иде. Суларга һава юк, тын кысыла. Баскычка кадәр көчкә барып җиттек. Ниндидер ир-ат балаларым эчтә калды дип өзгәләнде. Дима аңа ярдәм итәргә теләп кире 3нче этажга менеп китте. Тик анда инде бернәрсә дә күренми иде. Охранниктан противогаз сорагач, ул кулын гына селтәде”, - дип сөйләде Анна исемле хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100