Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы кичәге янгыннан агуланучылар бар: беренче корбан - 14 яшьлек малай

Кичә Казанның Автосервисная урамында элекке завод мәйданында химик матдәләр янды.

news_top_970_100
Казандагы кичәге янгыннан агуланучылар бар: беренче корбан - 14 яшьлек малай

Кичә тимер-бетон эшләнмәләре заводындагы янгынның тагын ике кешегә зыян китерүе билгеле булды: баш авырту, косу, танавыннан кан китү симптомнары белән 14 яшьлек малай хастаханәгә китерелгән, дип хәбәр итә "Татарстан 24" телеканалы. Табиблар фаразлавынча, бу буяу, буяу-лак матдәләре һәм аларның яну продуктлары белән агулану билгеләре. Беренче версия буенча, малай цистерналардан агып янган матдәләр парын иснәп авырган. Аның завод тирәсендә яшәве билгеле.

Моннан тыш, шундый ук симптомнар белән шәһәр хастаханәләренең берсенә 33 яшьлек хатын китерелгән.

  • Кичә Казанның элекке ЖБИ-3 заводында янучы матдәләр белән тулган 12 цистерна янды, янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итте. Нәтиҗәдә 32 яшьлек ир-ат зыян күрде, аның аркасы һәм аяклары янган. Территориягә химик матдәләрнең агып чыгуы да билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100