Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев үз җәзасын алган

Татарстанның Тукай районында яшәүче 43 яшьлек Илфак Галиев узган елның 11 нче октябрендә укучы кызларга һәм балигъ булмаган студент кызга һөҗүм итүдә гаепле табылган. Суд Галиевка 4 ел төрмә һәм 18 ел кырыс режимдагы колониядә утыру җәзасын билгеләгән. Шулай ук, суд карары буенча, Галиев зыян күрүчеләрнең берсенә 1 млн сум акча түләргә тиеш.

news_top_970_100
Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев үз җәзасын алган
Галиев берничә маддә буенча гаепле дип табылган. Бу балигъ булмаган кызга, көч кулланып, сексуаль характердагы башка гамәлләр кылырга омтылу, 14 яше тулмаган затка карата көч кулланып, сексуаль характердагы башка гамәлләр кылу, кечкенә яшьтәге кешегә, алдан уйлап, сәламәтлегенә авыр зыян китерү кебек маддәләр.

Тикшерү версиясе буенча, исерек хәлдә Галиев подъездда бер укучы кыз баланы мәсхәрәләргә омтылган. Икенчесенә фатир ишеген ачкан вакытта ташлана – ул аны фатирга төртеп кертеп мыскыллый. Өченче корбаны – студент кызны ул урамда күреп ала һәм арттан һөҗүм итә. Әмма кыз каршылык күрсәтеп, узып баручыларның игътибарын җәлеп итә. Судта Галиев үз гаебен өлешчә таныган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100