Казанда коточкыч давыл йорт түбәләрен алып атты, агачларны аударды - фото, видео
Бүген көндез Казан өстен кара болытлар каплап алды, көчле җил котырды.
Яшел Үзән районында Кызыл Яр авылында 13 һәм 15 яшьлек ике бала һәм бер олы кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә үз чыганагы хәбәр иткән.
Социаль челтәрләрдә гарасат нәтиҗәләренең фотолары, видеолары чыкты.
Сара Садыйкова урамында төзелә торган йорт түбәсен җил куптарган.
Тарпищев теннис академиясенең гөмбәзен җил алып атты.