Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда кич өенә кайткан 19 яшьлек кызның артыннан кереп, көчләп чыгып киткәннәр

Казанда полиция 19 яшьлек кызны көчләүче җинаятьчене эзли. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_top_970_100
Казанда кич өенә кайткан 19 яшьлек кызның артыннан кереп, көчләп чыгып киткәннәр

Кыз 25 декабрьдә гариза язган. Ул төнге унбер тирәсендә өенә кайтып барганда, ишекне ачкач, арттан билгесез кеше килеп кергән һәм көчләгән. Бу очрак буенча “Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре” һәм “Торакның кагылгысызлыгын бозу” маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Әлеге хәбәрне "Татар-информ" агентлыгы җиткерә.

Кыз сүзләре буенча фоторобот төзелгән. Ир чама белән 30-40 яшьтә. Буе 175-180 см.

Бу кешене күрше йортлардагы видеокамералар да төшергән.

Бу җинаять турында мәгълүматка ия булган һәркемне (843) 294-50-75, 89172990671, 89655870784 номерларына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100