Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда берәүдән миллион сум акча таләп итеп, аның ишегалдына бозау башы ташлап киткәннәр

Юристтан акча талаучы кешеләрне тоткарлаганнар.

news_top_970_100
Казанда берәүдән миллион сум акча таләп итеп, аның ишегалдына бозау башы ташлап киткәннәр

Ике ир-ат адвокатлар конторасы җитәкчесе кушуы буенча, юристтан акча таләп иткәннәр, дип фаразлый тикшерүчеләр.

Җинаятьчеләрне апрель азагында тоткарлаганнар. Алар арасында Казандагы криминаль төркемдә торган кеше бар. Икесе дә моңа кадәр хөкем ителгән булган.

Адвокат конторасы җитәкчесе белән юрист арасындагы җәнҗал гражданнар шикаяте эше буенча килеп чыккан.

Берничә ай элек юристны алдан ук җиңеләсе билгеле булган эш буенча җәлеп иткәннәр. Клиент 600 мең акча түләгән. Ә суд карары клиент файдасына булмаган. Шуннан соң адвокатлардан акчаны кире кайтаруны таләп иткәннәр. Юрист үз гонорарын — 150 мең сумны гына кире кайтара алган. Калган акчаны контора җитәкчесе алды дип әйткән.

Җитәкче исә акчаны кире кайтарудан баш тарткан. Ул юристтан 1 миллион сум таләп итә башлаган. Юристны куркыту өчен үзенең ике иптәшен ярдәмгә чакырган. Болар юристка һәм аның гаиләсенә янаган. Телефоннан шалтыратып куркытканнар. Куркыту чарасы итеп, ишегалдына бозау башы ташлап киткәннәр. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнелүчеләрне акча тапшырганда тоткарлаганнар. Контора җитәкчесенә һәм аның иптәшләренә карата акча таләп итүдә гаепләп җинаять эше ачылган.

Полиция хезмәткәрләре, бу кешеләрдән зыян күрүчеләр булса, 2913-910 телефонына шалтыратырга сорыйлар.

Бу вакыйга турында "Перехват" тапшыруында сөйләделәр. Җинаятьчеләрне тоткарлау мизгеле кадрларын видеоның 2.40 минутыннан башлап карый аласыз:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100