Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Эшмәкәрләр җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге турында да онытмасын иде" Чаллы мөхтәсибәте ялангач хатын-кыз сурәтләнгән рекламага каршы чыкты

Чаллы мөселманнары кала үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр сурәтләнгән реклама баннерлары булмауга игътибар юнәлтергә тели.

news_top_970_100
"Эшмәкәрләр җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге турында да онытмасын иде" Чаллы мөхтәсибәте ялангач хатын-кыз сурәтләнгән рекламага каршы чыкты
Чаллы мөхтәсибәте советы мөселманнары шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә ачык хат белән мөрәҗәгать иткән. Анда мөселманнар шәһәр проспектларындагы реклама такталарында ялангач хатын-кыз рәсеме сурәтләнүе турында язганнар. Бу хакта Яр Чаллы мөхтәсибәтендә хәбәр иттеләр дип яза "Татар-информ"


Чаллы мөхтәсибәте советы "Туфан" мәчетендә узган җыелыш вакытында мөселманнар, шәһәр мэры Ниал Мәһдиевкә рекламага карата таләпләрне кырысландыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Бар да бертавыштан ризалык биргән. Алар кайбер реклама такталарындагы эротик сурәтләр куллануны дингә ышанучы һәм тәрбияле кешеләрне кимсетү дип саныйлар. 

Тынычлык проспектында ике урында ялангач хатын-кыз сурәте булган реклама бар, ди мөселманнар. Мөхтәсибәт вәкилләре фикеренчә, мондый сурәтләрне куллану цивилизацион җәмгыятьтә урынлы түгел. Беренче чиратта, алар бу сурәтләрне балаларның каравына борчыла. 

Мөселманнар шәһәрнең танылган кешеләренә - "КАМАЗ" ның беренче эшчеләренә һәм автошәһәрнең үсешенә зур өлеш керткән башка кешеләргә пиар юклыгы турында белдергән. Алар фикеренчә, шәһәрдә татар телендәге рекламалар да бик аз. 

"Акча турында гына уйлап, эшмәкәрләребез җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге турында да онытмасыннар иде. Әлбәттә, бар кешедә дә бертөрле тәрбия түгел. Монда инде шәһәр администрациясе дә үз ролен уйнарга тиеш. Алар оятсыз реклама куллану очракларын булдырмаска тиеш", - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә Хәлил хәзрәт Шәрипов. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100