Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элекке Тукай һәм Менделеевск районнары башлыгы Таһир Хөрмәтуллин кулга алынды

Элек Тукай, Менделеевск башлыклары булып эшләгән Таһир Хөрмәтуллин кулга алынды. "Мошенничество" һәм "Хезмәт вәкаләтләрен арттыру" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган дип хәбәр итә "Татар-информ", Казанның Совет районы судына сылтама белән.

news_top_970_100
Элекке Тукай һәм Менделеевск районнары башлыгы Таһир Хөрмәтуллин кулга алынды
Тикшерү фаразынча, Хөрмәтуллин 2011 елның мартыннан июненә кадәр законсыз рәвештә җир кишәрлекләрен биргән. Соңыннан бу җир кишәрлекләренең категориясе үзгәртелгән. Кешеләргә бирелгәнче ул рекреацион эшчәнлек өчен диелгән булса, соңыннан шәхси йорт салу өчен дип үзгәртелгән.

Беренчел мәгълүматларда Хөрмәтуллинны кулга алу сәбәбе шулай күрсәтелгән иде. Соңрак бу җир кишәрлегенең урыны тәгаенләнде. Хөрмәтуллин Чаллының Боровецк урманындагы 35 мең квадрат метрны туристик база ясау өчен арендага бирә. Соңыннан бу җир кишәрлегенә торак төзергә ярый дигән рөхсәт бирелә. Шул рәвешчә, туристик база төзелергә тиешле урыннар 25 кисәккә бүленеп, коттедж салырга теләүчеләргә сатыла. 

Нәтиҗәдә, дәүләткә килгән зыян 77 миллион сум исәпләнә.

Хөрмәтуллин Таһир Нурулла улы 1955 елда Чыршылы авылында туа. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Совхозда инженер, Казан депосында мастер, “Сосновоборский” совхозында директор булып эшли. 2010-2011 елларда – район башлыгы. Район башлыгы вазифасыннан азат ителгәч, Тукай районында, туган авылында фермер булып эшләде.

Таһир Хөрмәтуллин интервьюларында район башлыгы булып эшләгән вакытта халыктан аерылган булуын таныган иде. "Хакимияткә ышаныч ноль дәрәҗәсендә. Моны хөкүмәт аңларга һәм җирдә эшләгән кешеләр белән элемтәсен ныгытырга тиеш. Мин халык белән элемтәне югалтмаска тырыштым, әмма үземнең дә халыктан аерылган булуымны уйлыйм. Үземнең күп кенә ялгышларымны таныйм. Халык белән элемтәне ныгыту өчен нишләргә кирәк булганын аңлыйм", - дигән иде ул.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100