Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллының элекке башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәт Латыйпов кулга алынды

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәт Латыйпов шәһәрдәге һәм Тукай районындагы җирләрне үзләшетерүдә гаепләнә. Фәрхәт Латыйпов этап белән Казанга җибәрелгән, суд аның язмышын хәл итәчәк. Аның адвокаты Евгений Котов "Татар-информ" агентлыгына Чаллының элекке җитәкчесен иреккә чыгарыр өчен тырышачагын әйтте.

news_top_970_100
 Чаллының элекке башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәт Латыйпов кулга алынды

Тикшерү фаразы буенча "Еврогрупп" компаниясе юристы Альберт Хәлиуллин, аның танышы Айрат Мәрдәншин һәм Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев Тукай районындагы 33,9 мең кв.метр урман фонды җирләрен үзләештерә. Мәрдәншин шулай ук Тукай районындагы 10 миллион сумлык 1 гектар җирне дә үзләштерә. 

Мәрдәншинның Чаллыдагы җирләрне үзләштерүгә дә катнашы барлыгы ачыкланган. Тикшерү фаразы буенча, 2013 елның маенда берничә кеше Чаллыдагы 40 мең һәм 5,5 мең кв.метрлы җир мәйданнарын үзләштерә. Шул максаттан алар Латыйпов һәм башкарма комитеттагы башка кешеләр белән элемтәгә керә. Ул түрәләр, тендер уздырып тормыйча гына 200 мең сумга җир кишәрлеген сатып җибәрә. Аннары бу җир кишәрлеген 136,5 миллион сумга саталар.




Башкарма комитет җитәкчесенең адвокаты Евгений Котов әйтүенчә, Фәрхәт Латыйпов ниндидер шаһитлар күрсәтмәсеннән соң кулга алынган. Ул кешеләрнең исемнәре әйтелми.

"Андый зур җир кишәрлекләрен арендага бирү турындагы карарны муниципалитеттагы күпсанлы хезмәткәрләр әзерли. Бүлекләр җир кишәрлеген бирүнең законлымы-юкмы икәнлеген тикшерә. Шул сәбәпле, без Латыйповның җинаятькә катнашы барлыгын танымыйбыз, ул үз вазифасында каралган чикләрдә эшләгән. Документка кул куйганда ул аларның эшләнгән булуына ышанган", - ди адвокат.

Котов Латыйпов өчен башка кеше имза куйган булуы да мөмкин диде.

"Экспертиза кайбер документларда Латыйпов өчен башка кеше имза куйган булуын ачыклады. Андый фактлар булды", - ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100