Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллының өч микрорайонында яшәүчеләр өйләреннән чыгарга курка

Сәбәп - ишегалларында этләрнең күп булуында.

news_top_970_100
Чаллының өч микрорайонында яшәүчеләр өйләреннән чыгарга курка
"Менә инде ничәнче ай Чаллының 63, 64, 65 комплексларында бер көтү хуҗасыз этләр йөри", - дип мөрәҗәгать иткән "Халык контроле" системасына Чаллыда яшәүче Виктория Г., дип яза "Челнинские известия". Ул этләрне зур һәм куркыныч дип атый. "Этләр аркасында кечкенә балалар белән урам әйләнергә дә куркыныч. Этләр балалар бакчасы территориясендә йөриләр иде. Зинһар, чарасын күрегез", - дип мөрәҗәгать итә ул. 

Аның гозерен башкалар да куәтләгән.

"Мин дә ул этләрне даими күрәм. Һәм мин дә балалар белән йөрергә куркам", - дип өстәгән Зөлфия В. Ул хайваннарны урап узу өчен, башка юллардан йөрергә туры килә, дигән. 65, 64, 63 комплексларда мәктәп яшендәге балалар бик күп, тиз арада этләрне моннан алырга кирәк, дип әйткән. 

Хуҗасыз этләрдән хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да курка икән. "18 гыйнвар көнне эштән соң кайткан идем, 65нче комплекстагы балалар бакчасы тирәсендә шул этләр җыелганын күрдем", - дип язган Марат С. Ир-ат үзенең курыкканын әйткән. "Бик зур этләр, һәм аларның ач икәнлеге күренә", - дигән ул.

Гариза башкарма комитетына юлланган. Эш гамәлгә алынган, дип яза газета сайты. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100