Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда танылган табиб вафат

Табиб Линуза Ганиева Чаллыда вафат булды.

news_top_970_100
Татарстанда танылган табиб вафат

77 яшендә Чаллыдагы 4 нче шәһәр поликлиникасының беренче баш табибы, Татарстанның атказанган табибы Линуза Нестеровна Ганиева кичә, 18 майда, вафат булган.

Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

Ул 55 ел табиб булып эшләгән. Чаллыда гына түгел, якын-тирәдә билгеле кеше.

Тукай районы Биклән авылында туган Линуза Ганиева  журналистларга "Ак чәчәкләр"не укыгач, табиб булырга карар кылдым дип сөйләгән. Башта Алабуга медучилищесын, аннан Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, Чаллыда гади табибтан башлап, баш табиб дәрәҗәсенә кадәр җиткән.

Аның кызы Светлана Захарова да билгеле табиб, Дәүләт Советы депутаты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100