Чаллы фаҗигасе: «Төне буе йоклый алмыйча телевизор карадым, ә хатыным күрше фатирда үлеп яткан»
Иртәнге 5ләр тирәсендә Чаллы шәһәре ГЭС бистәсенең 2нче комплексында янгын чыга. Күпкатлы йортның беренче катында чыккан янгын турында коткару хезмәтенә шушы йортта яшәүчеләр хәбәр итә. Әмма оператив эш йөртсәләр дә, фатир эчендәге ике хатын-кызны коткарып ала алмыйлар.
“Челнинские известия” ачыклаганча, иртәнге 4тә төтен бишенче катка кадәр менеп җиткән. Коткаручыларга шалтыратучы ханым, төтен сәбәбен ачыкларга тырышып караган. Тапкан да. Төтен ялгыз яшәүче 78 яшьлек Екатерина Петровна фатирыннан ургылып чыккан. Бу хакта "Челнинские известия" корреспонденты Ләлә Гайфетдинова яза.
“Ярдәм кирәк түгел иде”
–Янгын сүндерүчеләр фатирга керә алмады, чөнки ул эчтән бикле иде, – дигән Үзәк район буенча күзәтчелек хезмәте бүлеге инспекторы Линар Вәлирахманов корреспондентларга. – Аны җимерергә туры килде. Зал белән кухня арасындагы коридорда ике хатын-кыз барлыгын шәйләп алдык. Безнең хезмәткәрләр аларны урамга алып чыктылар. Әмма ашыгыч ярдәм хезмәтенең инде аларга кирәге калмаган иде. Икесе дә төтенгә буылып үлгәннәр. Вафат булган ханымның икенчесе – Екатерина Петровнаның күршесе. Ул бер атна элек кенә үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп узган була.
Янгын 18 кв.метрлы зал бүлмәсендә килеп чыга. Монда диван һәм тагын кайбер җиһазлар зыян күрә. Янгын сүндерүчеләрнең беренче версиясе буенча, янгын сәбәбе – электр җылыткычын дөрес кулланмау.
– Диван янындагы розеткага электр җылыткычы (грелка) куелган, – ди Линар Вәлирахманов. – Кыска ялганыш килеп чыккан булса кирәк. Ханымнар фатирдан чыгарга маташкан, әмма көчле ис газына буылганнар.
«Төне буе күзгә йокы кермәде»
Хуҗабикә Екатерина Петровна еш кына аркасы авыртудан зарланган. Аңа массаж ясарга, озын кичләрне бергә сөйләшеп уздырырга дип, күршесе Җәмилә ханым кереп йөргән.
Җәмилә ханымның ире сүзләренчә, кичә кичке 10нар тирәсендә Екатерина Павловна тагын ярдәм сорап керә. Җәмилә ханым исә каршы килә алмый, күршесенә ияреп кереп китә. Бу аның өеннән исән килеш соңгы чыгуы була.
Җәмилә ханымның ире төн буе телевизор караган. Әллә күзенә йокы кермәгән, әллә күңеле нидер сизенгән. Ә тәрәзә каршына янгын сүндерү һәм ашыгыч ярдәм машиналары килеп баскач, бөтенләй коелып төшкән.
«Кичә кич сөйләшеп тордык»
Екатерина Петровнаның туганнары журналистлар белән сөйләшүдән баш тарткан. Ә менә бишенче подъездда яшәүче күршеләре фаҗигале төстә үлгән ханымнар турында күз яшьләре аша сөйләгән.
– Иртән-иртүк әти-әниләрдән “баба Катя” белән “тетя Зоя” үлгәнен ишеттем, – ди Женя Фролов исемле яшүсмер. – Мин аларның икесен дә яхшы белә идем. Алар еш кына менә монда, эскәмиядә утыралар, минем хәлләремне сорап калалар иде. Бик яхшы кешеләр, гел елмаеп кына тордылар. Мондый хәл килеп чыгуы бик кызганыч.
ГЭС бистәсендәге әлеге 2/3 йортка ярты гасыр. Йорт буенча җаваплы кеше Сания Мөхәммәтгалиева биредә яшәүчеләрнең һәрберсен якыннан белә.
– Бу йортта Катя апа бик күптәннән, йорт кулланылышка тапшырылган көннәрдән бирле яши. Кичә кич белән генә урамда күрештек, сөйләшеп тордык. Ул күптәннән авырды, үзе генә яшәде. Җәмилә ире белән көн күрде. Аларга һәрвакыт ике улы, кызы һәм оныклары килеп йөрде. Бу ханымнарның шулай китүенә ышана алмыйм, – ди ул.