Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч баласы янып үлгән өчен әти кешене хөкем иттеләр

Ир чалбар кесәсендә зажигалка калдырган булган.

news_top_970_100
Өч баласы янып үлгән өчен әти кешене хөкем иттеләр

Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу ир 23 яшьлек хатыны һәм өч баласы белән бер бүлмәле фатирда яшәгән. Балалар 2012, 2013, 2017 елда туган.

Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү комитеты өч бала атасына карата җинаять эше ачкан. Тикшерү версиясе буенча, бу кеше быел 8 февральдә кичке вакытта бер бүлмәле фатирда балалары алырлык урында зажигалка калдырган һәм йокларга яткан.

  • Зажигалка тиз янып китүчән предмет булып исәпләнә.

9 февральдә иртән балаларның берсе йокыдан уянган, әтисенең чалбар кесәсеннән зажигалканы алган һәм уйнаган вакытта янгын чыккан.

Янгында өч ир бала янып үлгән.

Тикшерүчеләр янгын учагы 2 катлы кроватьның аскысында килеп чыккан, сәбәбе — урын-җиргә ут кабу дигән нәтиҗә ясаган.

Моннан тыш, тикшерүчеләр ата кеше зажигалканы балалар алырлык урында калдырган, аны алып куймаган дип тәгаен ачыклаган.

Балалары үлгән ир гаебен таныган.

Суд карары буенча, атаны 2 ел 4 айга колония-поселениега хөкем иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100