Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Безнең тормыш – үзе бер узышу...” 300 ат көчле автомобильләрне йөгәнләгән автосөюче Азнакайдагы автоһәлакәттә китеп барды...

Азнакай районында “Нива” автомобиле йөк машинасы белән бәрелешә. “Нива” автомобиле рулендәге йөртүчене Әлмәт табиблары коткарып калырга теләсәләр дә, булдыра алмыйлар. Йөртүче - Чаллы автосөючеләренә билгеле кеше, автотюнинг белән шөгыльләнүче Данис Исламов.

news_top_970_100
“Безнең тормыш – үзе бер узышу...” 300 ат көчле автомобильләрне йөгәнләгән автосөюче Азнакайдагы автоһәлакәттә китеп барды...
МЧС мәгълүматлары буенча, авария кичә кичке алтылар тирәсенә Азнакай-Буралы юлында була.kazanfirst.ruсайты язуынча, автоһәлакәтнең шаһите Рафаэль Аптикаев пассажир утыргычында булган баланы коткара ала һәм полицейскийлар белән табибларны чакыра. Баланы да, автомобиль йөртүчене дә сырхауханәгә озаталар. Аптикаев әйтүенчә, бала сәламәтлегенә зыян килмәгән, аны шул ук көнне сырхауханәдән чыгараар. Әмма Чаллының 64нче комплексында яшәгән Данис Исламовны коткара алмыйлар.



Данис Исламов гомере буе автомобильләр белән шөгыльләнә, тюнинг ясый. Аның Вконтактедагы аккаунтында да: “Безнең гомер – үзе бер узышу” дип язылган.



Данисның танышлары аның вафатына ышана алмый.

“Капотында 300 ат көч иде, “Нива”да үлде. Бик позитив кеше иде”.
“Авыр туфрагын жинел булсын,туганнарына сабырлык”.
“Урының оҗмахта булсын”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100