Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын, зур алимент таләп итеп, ирен ДНК ясарга этәргән - баланың башка ирдән булуы ачыкланган

Яр-Чаллыда бер хатын-кыз аерылышкан вакыттан улына яхшы тормыш тәэмин итәр өчен иренә алиментлар түләүне еврода билгели. Ир-ат, моның белән риза булмыйча, ДНК анализлары ясата. 6 ел тормыш иткән хатыны алдалаган һәм баласы үзенеке түгел икәнен ачыклый.

news_top_970_100
Бер хатын, зур алимент таләп итеп, ирен ДНК ясарга этәргән - баланың башка ирдән булуы ачыкланган

 Ата булуга тест – суд аша

Заманында суд утырышына ата булуны раслау өчен табиб һәм рәссамны чакырганнар. Алар тышкы кыяфәт буенча гына ата белән баланың туганнармы юкмы икәнен әйткәннәр. Хәзерге заманада бу методка алмашка генетик экспертиза килде. Экспертизаны суд-медицина экспертизасы бюросында да, махсус медицина үзәкләрендә дә уздыралар. Бәясе – 13-18 мең сум.

Яр Чаллы шәһәр судында ел башыннан 16 ата булуны тикшерү эшенә 7 экспертиза теркәлгән булган. Чагыштыру өчен: узган ел 62 эшкә 37 клиник нәтиҗә биргәннәр.

Дәгъва белән күп очракта хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Аларның “Ата” графасы һәм алимент мәсьәләләрен чишәселәре килә. Әмма ДНК-экспертиза сюрприз китереп чыгарган очраклар да була. Бер хатын-кыз тормыш иптәше белән 6 ел яшәгәннән соң алиментларга документларын тапшырган. Бай ире бердәнбер малаен яхшы тормыштан мәхрүм итмәс дип уйлап, хатын-кыз акча түләүне еврода билгели. Ир-ат шуннан соң ДНК анализларын ясый. Генетик экспертиза бәяләмәсе: туганлык – 0 процент. Нәтиҗәдә суд мондый карар кабул итә: баланың туу таныклыгына язылган атасы исемен алып атарга, ир-атка алиментларны түләтмәскә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100