Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче ханым урланган баласын ике елдан соң елавы буенча танып тапкан

Башкортстанда яшәүче ханым үзенең 5 яшьлек улын соңгы тапкыр, моннан ике ел элек - 2015 елның декабрь аенда күрә. Нәкъ шул вакытта, элеккеге ире баланы урлап китә. Күпме генә тырышса да, ул улының кайдалыгын ачыклый алмый.

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче ханым урланган баласын ике елдан соң елавы буенча танып тапкан
Аерылышканнан соң, суд карары буенча бала әнисе карамагында кала. Лиана бала белән күрешү өчен иренә бернинди каршылык та тудырмый. Ире шуннан файдалана да инде, дип яза "Башинформ". 

Элеккеге ире бала белән урамда йөрергә дип чыгып китә һәм... баланы кире кайтармый юкка чыга. Улының кайдалыгын ачыклау эшләре файдасыз була. Ире үз фатирына кире кайтмый, приставлар баланы таба алмый. Лиана детективлар да яллап карый, әмма - файдасыз. 

Баласы югалганнан соң ике ел узганнан соң әлеге ханым эше буенча Самара шәһәренә командировкага килә. (Ул тимер юлга эшкә урнашкан була). Урамнан барганда елаган бала тавышы ишетә. Борылып карагач, улын күрә, аны таныш түгел хатын җитәкләп барган була. "Бу елауны мин башка берни белән дә бутый алмыйм!" - дип сөйли журналистларга Лиана. Ул баласын кочагына ала. 

Бәхетенә каршы, шул вакытта янәшәдә генә полиция капитаны - Самара шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгының №2 полиция бүлеге хезмәткәре Маргарита Алексеева була. Ханым аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бала белән булган ханым Лианага бернинди каршылык та күрсәтми. Бала да анасын кочаклап ала, әбисе, бабасы турында сораштыра башлый.

Полиция капитаны аларның өчесен дә полиция бүлегенә алып килә һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Анна Надыршина кулына тапшыра. Бала янында булган хатын-кыз элекке иренең яңа хатыны булып чыга. Полиция хезмәткәрләре баланың әнисе белән сөйләшәләр, документларын тикшерәләр. Тиешле чаралар күрелгәннән соң, бала әнисе белән Башкортстанга кайтып китә, дип хәбәр итә Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. 

Хәзер баланың әтисе улы белән аерым көннәрдә - так саннарга туры килгән якшәмбеләрдә генә очраша ала. Баланың киләчәктәге язмышын суд хәл итәчәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100