Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер кап чәй өчен кеше үтергәннәр

Башкортстанның Кырмыскалы районы полициясенә 20 августта Колыш авылындагы йортта ир-ат мәете табылу турында хәбәр килә. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

news_top_970_100
Башкортстанда бер кап чәй өчен кеше үтергәннәр

Башкортстан Республикасының Тикшерү комитеты, 39 яшьлек ир-ат карата, үтерү буенча җинаять эше ачкан. Гаепләнүче кулга алынган. 

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 19 августтан 20 сенә каршы төндә, өч ир-ат спиртлы эчемлекләр эчәләр. 39 яшьлек йорт хуҗасы бер кап чәйнең югалуын абайлап ала һәм, ике кунагыннан шикләнеп, тавыш чыгара. Аларның берсе качып китә. Икенчесен тентеп, хуҗа үзенең чәен табып ала. Ярсыган ир иптәшенә ташлана һәм 53 яшьлек ир-атны буып үтерә. 

Гаепләнүче элегрәк хөкем ителгән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100