Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 32 яшьлек ир-атны кара Infiniti машинасына утыртып алып киткәннәр, шуннан бирле ул юк

Ир-ат исерек килеш рульгә утырган, өч машинаны сыдырткан. Шуннан соң юкка чыккан.

news_top_970_100
Башкортстанда 32 яшьлек ир-атны кара Infiniti машинасына утыртып алып киткәннәр, шуннан бирле ул юк
Җомга төнендә Уфада Софья Перовская урамы тирәсеннән 32 яшьлек Олег Исламгәрәев юкка чыккан. Ир-атның апасы Юлия сүзләренә караганда, төнлә ир исерек килеш рульгә утырган булган һәм өч машинаны сыдырткан. Машинаны Олег күптән түгел генә сатып алган булган.

Бу хакта бүген Башкортстанның матбугат чаралары яза.

Юл-транспорт һәлакәтенә эләккәч, Олег, өенә кереп, документларын алып чыгып киткән. "ДПС машинасы килеп, авария очракларын теркәгән, документлар төзегән һәм киткән. Шуннан соң Олегны караңгы төстәге Infiniti автомобиленә утыртып алып киткәннәр. Шуның белән ул юкка чыкты", - дип сөйләгән Юлия.

Олегны әлегә социаль челтәрләр аша эзлиләр. Полициядә кешенең югалуы турында гаризаны кабул итмәгәннәр.

Олегка карап торышка 32-35 яшь, чәче караңгы төстә, кыска, үзе ябык, башында маңгай өстендә ярасы бар. Киеме: көрән күн куртка, караңгы-зәңгәр чалбар, соры ботинкалар, кара буйлы шапка. 

Олегны күрүчеләр булса, 8-987-240-20-62 телефоны буенча шалтыратуларын үтенәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100