news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан мәктәбендә укучы укытучыга һәм сыйныфташларына пычак белән ташланган, класска бензин сибеп ут төрткән

Тугызынчы сыйныф укучысы дәрескә кермәгән, коридорда утырып торган. Укытучы аны сыйныфка алып кергән.

news_top
Башкортстан мәктәбендә укучы укытучыга һәм сыйныфташларына пычак белән ташланган, класска бензин сибеп ут төрткән
Шунда ул сыйныфташ кызны пычак белән яралаган, укытучыга пычак белән ташланган.

Паника башлангач, сыйныфка бензин сибеп, ут төрткән, дип яза "Татар-информ".


Шуннан бу егет үзенә-үзе кул салырга тырышып караган. Бер кыз тәрәзәдән сикереп котылмакчы булган. Аны кире тартып алганнар.

Бу мәктәптә өч олы кеше, бер бала яраланган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда республика Сәламәтлек министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Хәзерге вакытта укучылар эвакуацияләнгән. Урында табиблар, янгын сүндерүчеләр, полиция эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар