Балык Бистәсендә коточкыч һәлакәт: ике кеше үлгән, дүрт кеше яраланган

6 Октября 2017

Укылган: 2665 тапкыр

Балык Бистәсе районының Саескан Тавы торак пункты янындагы юл һәлакәтендә өч яшьлек балага да зыян килгән.


Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә берсендә утырган ирле-хатынлы пар, аларның өч яшьлек баласы һәм тагын бер пассажирга зыян килгән. Икенче машина - Митсубисиның йөртүчесе һәм янында утырган пассажир һәлак, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре.



Хәзерге вакытта һәлакәт урынында коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре эшли. Һәлак булучыларның гәүдәләре машинадан чыгарылган. 






















Фикерләр








Хәвеф-хәтәр

Мамадышта фаҗига: 6 айлык баласын үтергән ана үз-үзенә кул салган

8 декабрь көнне Мамадыш шәһәрендә фатирда 6 айлык сабыен үтергәч, 32 яшьлек ана үз-үзенә кул салган. Аңсыз килеш хастаханәгә китерелгән ханым шунда җан бирә. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше (кечкенә яшьтәге баланы үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла