Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларны 7 яшьтән машинада куркынычсызлык каешы белән каптырырга рөхсәт ителә

Россиядә балаларны йөртүгә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

news_top_970_100
Балаларны 7 яшьтән машинада куркынычсызлык каешы белән каптырырга рөхсәт ителә
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов сүзләренчә, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктында 7 яшькәчә балаларны җиңел машинада яки йөк машинасы кабинасында йөрткәндә бары тик махсус креслога утыртырга кирәк диелә. Ә 7-11 яшьлек балаларны исә йә махсус креслода яки куркынычсызлык каешы белән каптырып йөртергә рөхсәт ителә. Машинаның алгы утыргычында барганда 12 яшькәчә балаларны махсус креслога утырту мәҗбүри.

Шул рәвешле, 12 июльдә яңартылган кагыйдәләрдә 7-11 яшьлек балаларны куркынычсызлык каешы белән ничек эләктерергә кирәклеге төгәл әйтелгән. Каеш баланың буена туры килергә тиеш, аны муены аша эләктерергә ярамый.

Шулай да, автоинспекторлар 12 яшькәчә балаларны йөрткәндә куркынычсызлык чарасын күреп, барыбер махсус креслодан файдаланырга өнди. Чөнки бу күпме баланың гомерен саклап калганын алар яхшы белә.

Белеп тор!

2017 елның 23 мартыннан машина йөртү таныклыгын бирү кагыйдәләре үзгәрде. Бу — таныклыкны алыштыруга кагыла. Элек таныклык 10 елга гына бирелә һәм вакыты чыгарга бер ел калып барганда алыштырырга туры килсә, ул барыбер шул соңгы бер елга гына бирелә иде. Аннан соң срогы тулгач кына, кабат 10 елга алып булды. Хәзер исә медицина тикшерүе машина йөртергә рөхсәт итсә, кешегә яңартылган таныклык аны алыштырган көннән башлап 10 елга бирелә.
Быел февраль аеннан машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча Күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук дәүләт хезмәте порталы аша да гариза биреп, дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процентлы ташламадан файдаланырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100