Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасына һөҗүм: “Оныгым шул бакчага йөри, күз алларым караңгыланды, йөрәгем “жу” итте”

Әлмәттә 7 май төнендә билгесез ир 65 нче "Ивушка" балалар бакчасына ут төрткән һәм каравылчы хатын-кызны яралаган.

news_top_970_100
Балалар бакчасына һөҗүм: “Оныгым шул бакчага йөри, күз алларым караңгыланды, йөрәгем “жу” итте”
Ут төртүче ир-атны “кайнар эздән”, балалар бакчасына куелган видеокүзәтү камерасы ярдәмендә тоткарлаганнар. Бу хакта “Әлмәт ТВ” хәбәр итә.

Билгеле булганча, янгын Радищев урамында урнашкан ике катлы бинада килеп чыккан. Билгесез ир-ат пычак белән тәрәзәне ватып кереп каравылчы хатын-кызга ташлана, аны яралый, аннары бакчага ут төртә. 60 яшьлек ханымны хастаханәгә салалар.



Хокук саклау органнары хезмәткәрләре видеокүзәтү камерасында төшерелгәннәрне тикшереп, тиз арада ут төртүче ир-атны ачыклаганнар.

Янгын вакытында бакчада янгын сүндерү һәм хәбәр бирүнең автоматлаштырылган системасы эшләгән. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җиткән.

“Хәзер балаларны бакчада калдырырга да куркыныч”

“Татар-информ” хәбәрчесе "Ивушка" балалар бакчасына йөрү сабыйларның әни-әбиләре белән аралашты.



“Әлеге балалар бакчасына улымны йөртәм. Бу хәбәрне иртән ишеттек, “WhatsApp” социаль челтәреннән тәрбиячебез хәбәр итте. Балалар зыян күрмәгәнгә сөенәбез. Ремонт эшләре бару сәбәпле балаларны башка бакчага күчерәләр. Ләкин ул еракта урнашкан, минем улымны анда йөртергә мөкинлегем юк. Нәрсә эшләргә дә белмим”, - диде Оксана Авхадеева.



“Бу яңалыкны күршем әйтте. Оныгым шул бакчага йөри, күз алларым караңгыланды, йөрәгем “жу” итте. Шунда ук киленемә шалтыратып барысын да белештем. Әллә нинди яман заманда яшибез. Хәзер балаларны бакчада калдырырга да куркыныч. Кая карама үтереш, сугыш, бәлә-каза. Ул җинаятьче бер гөнаһсыз сабый җаннарын да кызганмаган булыр иде. Аллам сакласын! Каравылчы хатын да кызганыч. Исән-сау терелсен иде”, - диде Марзыя Сафина.

“Бик күңелсез хәл, андыйларны кеше дип әйтергә дә тел әйләнми. Балалар бакчасында урлап чыгарлык әйбер бар дип белгән микәнни соң ул?”, - ди Юлия Шиһапова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100