Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ата-ана ничек түзәр?! Өч автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә өч яшьлек кыз бала һәлак

Ике җиңел автомобиль һәм автовоз бәрелешкәннәр.

news_top_970_100
Ата-ана ничек түзәр?! Өч автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә өч яшьлек кыз бала һәлак
15 декабрь көнне 19 сәгать 30 минутта "Алабуга - Пермь" автотрассасының Удмуртиянең Малопургин районына кергән өлешендә Тойота WISH автомобилен йөртүче идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә ул "Скания" йөк автомобиле белән бәрелешә. Һәлакәт моның белән генә тукталмый - йөк машинасы да, үз чиратында, каршы як полосага чыга һәм "Рено Сандеро" автомобилен бәрә, дип яза "Вести Камаза".

Юл йөрү фаҗигале тәмамлана - "Рено" автомобилендә автокреслода утырган 3 яшьлек кыз бала һәлак була. Башка пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә әлләни зыян килми.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100