Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арчада 13 яшьлек малай петарда шартлатканда пешкән

Ел саен кыш республикада айларында пиротехника аркасында дистәләгән кеше яралана.

news_top_970_100
Арчада 13 яшьлек малай петарда шартлатканда пешкән

Арча районында 13 яшьлек үсмер малай петарда яндырып тәнен пешергән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсе җитәкчесе хәбәр итә, дип яза "Татар-информ"

Яшүсмерләр пиротехниканы яндырып җиргә ташлыйлар. Бер петарданың очкыны 13 яшьлек малайның синтетик тукымадан тегелгән спорт чалбарына эләгә. Чалбарның тукымасы эри башлый һәм малай аны куллары белән сүндерергә керешә. Нәтиҗәдә аның сул кулы һәм уң аягы пешә.  

Ел саен республикада кышкы сезонда пиротехника аркасында дистәләгән кеше яралана. 2016 елның декабреннән 2017 елның гыйнварына кадәр өч кеше яралана, аларның икесе балалар. 

Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пиротехник эшләнмәләрне махсус кибетләрдән яки махсус бүлекләрдән сатып алырга киңәш итә. 16 яше тулмаганнарга пиротехника белән куллану тыела. 

Пиротехниканы кулланыр алдыннан җитештерүченең инструкциясе белән танышырга кирәк. Петарда һәм башка шартлаткычлар белән бары тик район, шәһәр, торак пункт администрациясе рөхсәт иткән махус мәйданчыкларда гына кулланырга ярый.  

Фейрверкларны ыргытырга, җитешсезлекләрен тикшерергә, төзәтергә ярамый, шулай ук куллану вакыты чыккан һәм күзгә күренеп торган җитешсезлекләре булган эшләнмәләр белән куллану тыела. 

Җил тизлеге секундына 5 метрдан артык булганда пиротехниканы куллану тыела, шулай ук эшләп торган ракетаны һәм "шәмне" кешеләргә, тиз янып китә торган предметларга төбәп атарга ярамый. 

Шартлаткыч матдәләрне кесәдә яки тәнгә якын йөртергә, салютларны кулдын җибәрү һәм алар шартлап ике минут вакыт узмыйча аның янына якын килергә ярамый.

Юешләнгән пиротехник эшләнмәләрне җылыту приборларына - җылыткычларга, җылылык батареяларына куеп киптерергә ярамый. Шулай ук балаларга үзләренә генә пиротехник җайланмалар белән эшләргә рөхсәт итү тыела. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100