Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча кешесен үгез таптап һәм сөзеп үтергән

Үгез ирне мөгезе белән эләктереп күтәреп алып, коймага ыргыткан.

news_top_970_100
Арча кешесен үгез таптап һәм сөзеп үтергән

Арча районындагы Михайловка авылында яшәүче ир-атны үгез таптап үтергәнен Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

55 яшьлек ир күршеләренә сыерларын көтүгә алып чыгарга ярдәм итәргә килгән. Башта алар үгезне лапаска бикләп куярга җыенган.

Ләкин үгез аны егып салган, таптый башлаган. шуннан соң үгез ирне мөгезе белән күтәреп алып, коймага ыргыткан.

Ир-ат җимерелгән койма аша чыгып өлгергән. Аңа ярдәмгә көтү хуҗасы килгән. Ул үгезне тынычландырган, табиблар чакырган.

Ләкин күрше ир табиблар килгәнче үлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100