Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биектау кешесе поезд астында калып ике аягын өздергән: Кая баруы булгандыр, тумыштан ишетми дә, сөйләшми дә иде

Ташлы Кавал авылында яшәүче 54 яшьлек ир Бөреле станциясендә поезд астында калып ике аягын өздерә.

news_top_970_100
Биектау кешесе поезд астында калып ике аягын өздергән: Кая баруы булгандыр, тумыштан ишетми дә, сөйләшми дә иде

Аягы өзелгән кеше сурәте Татарстан халкының “ватсап”ларында да  йөрде.

– Бу хәл турында үзебез дә яңарак кына белдек менә, “ватсап”ка фото кичә үк килде инде. Әмма йөзе танылмагач, безнең авыл кешесе дип уйламадык та”, – диде Ташлы Кавал авыл җирлеге башлыгы сәркатибе Равилә Сәләхетдинова “Татар-информ”га. – Ул – өченче төркем инвалид, тумыштан ишетми-сөйләшми. Махсус мәктәптә белем алды. Бергә уйнап үскән күршеләре аның сөйләшүен дә аңлый. Сөйләшү дигәне – авазлар җыелмасы. Башка кешеләргә язып аңлата. Кышын карга язып күрсәтә. Колхоз заманнарында төрле эшләрдә йөрде. Хәзер инде колхозлар юк, өйдә генә торды. Башын югалтып эчмәде, салгаласа-салгалый иде инде.

Сәркатип сүзләренчә, ир 5-6 ел элек аерылышкан. Хатыны да үзе кебек ишетми-сөйләшми торган булган. Балалары сәламәт туган. Ул 87 яшьлек әнисе белән яшәп ята.

– Кулыннан бөтен эш килә аның. Җәен бакчадан керми иде инде. Кышын ул гел урамда, капка төбендә кар тотмый. Кар ява тора, һаман көрәп тора, – диде сәркатип.

Аңа кичә Арча хастаханәсендә операция булган. Аның хәлен “Татар-информ” хәбәрчесе авылның фельдшеры Гөлнар Вәлиуллинадан белеште .

– Кичә ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыраткан идем, операция кич кенә беткән. Бүген иртүк санитарлардан шалтыратып сорадым, аңына килгән диделәр. Ул инде үзенчәлеклерәк кеше булгач, үз халәтен аңлап та бетермидер, шулай да кәефе начар хәлдә түгеллеген әйттеләр. Бер аягының табанын, икенчесенең тездән түбәнрәк өлешеннән кискәннәр”, – диде фельдшер.

Гөлнар Вәлиуллина сүзләренчә, ир эчкән булган.

– Якшәмбе көнне сайлауга килде ул. Мин сайлау комиссиясендә булгач, аралаштык, эчкән икәнен сиздем. Кичә ул мәктәптәге җыештыручы белән бергә Чыпчык станциясеннән утырып Биектауга барган. “Тик кайсы якка киткәнен күрмәдем”, ди җыештыручы. Салган булгач, үз-үзенә контроле югалгандыр инде, күрәсең. Ярый әле, Ходай саклаган”, – диде фельдшер.

Авылдашлары әйтүенчә, аның сеңлесе һәм апасы бар. Булган хәлләр турында әнисенә әйтмәгәннәр.

Поезд астына эләгүнең сәбәбе - тимер юлны тиешсез урында чыгу.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100