40 яшьлек ир 35 яшьлек инвалид энесенең колагын кискән

6 Декабря 2017

Укылган: 605 тапкыр

Зыян күрүчене Питрәч район хастаханәсенә алып киләләр.
Ир-ат үзенең бертуган энесенә кунакка килә, бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, алар арасында конфликт чыга. Ачудан, ирләрнең берсе пычак алып туганының колагын кисә.  

"24 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә зыян күргән ир-атның йортында, исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң туган конфликт нәтиҗәсендә, 40 яшьлек Питрәч кешесе, шул ук бистәдә яшәүче 35 яшьлек бертуган энесенең колагын кискән, - дип яза KZNLIVE сайты. 

Зыян күрүче 2 группа инвалид. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, 1 декабрьдә "Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зур зыян китерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. 



Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла