Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

30 яшьлек хатын үги улын җиде ай буе кыйнап яшәгән

Башкортстанның Учалы шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз өч ай дәвамында - сентябрьдән ноябрьгә кадәр, иренең беренче никахыннан туган малаен кыйнап яшәгән.

news_top_970_100
30 яшьлек хатын үги улын җиде ай буе кыйнап яшәгән
Суд-медицина экспертизасы малайның тәнендә көйгән эзләр тапкан, дип яза "Башинформ" агентлыгы.

Хәзерге вакытта малай приютта. Баланың әтисе вахта белән йөреп Себердә эшләгән.  

 Тикшерү нәтиҗәләре буенча ведомствода җинаять эше ачылган. Үги ана РФ ҖК ның 117 маддәсе ( балигъ булмаган балага карата җәбер-золым кылу) буенча гаепләнә. 

Хәзерге вакытта, кылынган җинаятьнең сәбәпләрен ачыклау максатыннан,  тикшерү эшләре, оператив-эзләү чаралары башкарыла. Гаепләнүчедән һәм җинаять эше шаһитләреннән сорау алу планлаштырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100