Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

30 яшьлек ир планшетын урлаган танышын үтергәнче кыйнаган

"Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу һәм үлемгә китерү" факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

news_top_970_100
30 яшьлек ир планшетын урлаган танышын үтергәнче кыйнаган
Түбән Камада полиция хезмәткәрләре  үтерүдә шикләнелгән затны "кайнар эз"дән тоткарлаган. Якынча мәгълүматларга караганда, әлеге ир-ат планшетын урлаган өчен танышын үтергәнче кыйнаган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча  идарәсе матбугат хезмәте.

20 гыйнварда 00.45 сәгатьтә кизү частенә "Җиңүгә 30 ел" урамындагы 10нчы йорт лифтында ир-ат мәете табылу турында хәбәр килгән. Кыйнап үтерелгән кеше - Түбән Камада яшәгән 34 яшьлек ир-ат.

Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре аның үлемендә 30 яшьлек танышының катнашы булырга мөмкинлеген ачыклаган. Шикләнелгән зат яшәү урынында тоткарланган.

Якынча мәгълүматларга караганда, ир-атлар бергәләп спиртлы эчемлек эчкән. Шешәдәше киткәч, икенчесе планшеты югалуын сизеп алган һәм ачыклык кертергә иптәше артыннан киткән. Танышын кыйнаган, егылгач аяклары белән типкәләгән.

Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу һәм үлемгә китерү факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100