Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

13 яшьлек кызының сафлыгын саткан 35 яшьлек әни кеше кулга алынды

Чиләбедә яшәүче Ирина Гладких кызының сафлыгын 1,5 миллион сумга бәяләгән.

news_top_970_100
13 яшьлек кызының сафлыгын саткан 35 яшьлек әни кеше кулга алынды

РФ Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Ирина Гладких һәм дусты - тагын бер хатын-кыз 2004 елгы кызның сафлыгын сату өчен Мәскәүгә махсус килгән. Ирина акча җитмәүгә зарлангач, дусты аңа кызын сатарга киңәш бирә. Алар сатып алырга теләүчене Интернет аша эзлиләр. Бер чит ил кешесе табыла, әмма бәясе буенча килешә алмыйлар. Полицейскийлар, сатып алучылар буларак, языша башлый. Ул алыш-биреш ясар өчен кызы һәм дус хатыны белән Мәскәүгә килгән. Ресторанда әни кеше кызының фотосын һәм табиб белешмәләрен күрсәтә. "Сатып алучылар" риза булгач, ул 1,5 миллион сумга кызын сата. Акча ны тапшыруга ук ике хатын да кулга алынган.

Ирина Гладких кызын үзе генә тәрбияләгән, беркайда да эшләмәгән. НТВ каналы мәгълүматлары буенча, ул фахишә булган. 

Бу ике хатынны ун елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Кыз әлегә медицина учреждениесендә. Ирина аналык хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.



Ирина Гладких.



Иринаның иптәш хатыны.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100