news_header_bot
Язманы тыңлагыз

118 баланы уллыкка алган хатынны тоткарлаганнар

Полиция "Мәхәббәт авылы" хуҗасын уллыкка алган балалары белән җирле түрәләргә янауда һәм куркытуда гаепли.

news_top
118 баланы уллыкка алган хатынны тоткарлаганнар

РИА Новости хәбәр иткәнчә, Кытайда яшәүче Ли Лицзюань 1996 елда балаларны уллыкка ала башлаган. 2007 елда «Мәхәббәт авылы» дигән балалар йорты ачкан.

Матбугат чаралары 118 баланы уллыкка алган хатынга зур игътибар биргән. Нәтиҗәдә, реклама аркасында ул бөтен илгә данга калган. Аңа ярдәм итүчеләр арткан һәм бу хатын миллионерга әверелгән.

Бюджеттан, филантроплардан кергән акчага хатын үзе баеган дип шикләнеп, аны сак астына алганнар.

Полиция бу хатынны уллыкка алган балалары белән җирле түрәләргә янауда һәм куркытуда гаепли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар