Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Һәлак булучыларның рухына дога кылабыз" - Үзбәкстан диаспорасы Казахстанда автобуста янып үлгән 52 пассажир турында

Автобус ишеге бикләнеп калу сәбәпле, пассажирлар чыга алмаган.

news_top_970_100
"Һәлак булучыларның рухына дога кылабыз" - Үзбәкстан диаспорасы Казахстанда автобуста янып үлгән 52 пассажир турында
Автобус Көньяк Казахстаннан Россиягә пассажирлар ташыган. Ул Самара—Шымкент трассасында, Актүбәдән 320 километрда яна башлый. Анда барлыгы 57 пассажир булган. 2 йөртүче - Казахстан гражданы, 55 пассажир - Үзбәкстаннан. 52 пассажир һәлак була. Ике йөртүче дә котылып кала. Шулай ук өч пассажир (үзбәкстанлылар) исән кала, әмма икесе пешә. Үзбәкстанның Казахстандагы илчелеге хәбәр итүенчә, исән калган ике пассажирның исеме билгеле. Алар 1988 елгы Исаков Ахрор һәм 1980 елгы Мирзаахмедов Исроилжон. Илчелектә кайнар телефон эшли: + 7-777-218-20-10.

Беренче фараз: кыска ялганыш

Казахстанның Актүбә өлкәсе эчке эшләр департаменты матбугат хезмәте вәкиле Виталий Синев әйтүенчә, автобусның ишеге бикле булган, шул сәбәпле, кешеләр вакытында чыга алмаган. 

Автобус барган көйгә янып киткән булса кирәк. Ул туктагач, йөртүчеләре йөгерешеп чыккан. Кешеләр ишеккә ташланган, әмма ул бикләнеп калган. Синевка сылтама белән "Спутник-Казахстан" шулай дип яза.

Автобуста янгын чыгу сәбәбе кыска ялганыш булуы мөмкин. Казахстан эчке эшләр министрлыгы төп версия итеп шуны атый.


askar_aktileu / Instagram

Моннан тыш автобус АЗСларда туктамас өчен үзе белән күп итеп ягулык алган булса кирәк. Автобусны ялкын бик тиз арада чолгап алуы да шуның белән аңлатыла. Шулай ук автобусның салонына үзгәрешләр кертү сәбәпле, кешеләр тәрәзә аша да чыга алмаган. 

Тагын бер фараз: автобус салонындагы сугыш

"Ни өчен 52 пассажир ишектән дә чыга алмаган, тәрәзәне дә ватмаган?" Моңа җавап итеп экспертлар автобусның зур тизлектә баруын һәм көчле паниканы атый. 

Массакүләм мәгълүмат чараларында пассажирлар арасында сугыш чыккан дигән фараз да бар. Кемдер паяльнаялампа ярдәмендә җылынып барган. Сугышканда берсе салондагы канистраны тибеп аударган да, янган ягулык бөтен салонны чорнап алган, имеш. 

Әмма шул ук вакытта автобусның бензин кебек үк тиз янып китми торган дизель ягулыгында йөрүе билгеле. Ә ул, билгеле булганча, шартламый. Янгын да мотор бүлегеннән һәм ягулык багы ягыннан башланмаган. Экспертлар әйтүенчә, мотордагы кыска ялганыштан яна башлаган очракта автобусның арткы өлешендәге пассажирлар котылып калган булыр иде. Фотолардан күренгәнчә, янгын автобусның салонында, багаж бүлегеннән чыккан булырга мөмкин. Шулай ук пассажирларның үзе белән алган ниндидер тиз янучан сыеклык та янгынга сәбәпче булырга мөмкин. 


Автобус иске, техник күзәтү срогы чыккан, хуҗасының лицензиясе юк


1989 елда чыккан автобус Setra маркалы, анда 60 урын булган. Элегрәк автобус "Икарус" маркалы дип хәбәр ителгән иде. 

Автобусның хуҗасы - Ордухан Сабироглы Мехтиев. Казахстанның инвестицияләр һәм үсеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, аның пассажирлар ташу өчен лицензиясе булмаган. Әмма ул аренда буенча эшләргә мөмкин дип хәбәр итә Zakon.kz. Автобус техник күзәтүне  2015 елдның августында узган, аның срогы 2016 елның февралендә чыккан.

Пассажирлар Казанга килергә тиеш булмаган

Казахстанда һәлакәткә очраган автобус пассажирлары - Үзбәкстан гражданнары - Самарада тукталырга тиеш булган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә үзбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Абдуманоб Абдусаттаров хәбәр итте. Элегрәк автобус пассажирларны Казанга алып килергә тиеш булган дигән хәбәр таралган иде.

Абдуманоб Абдусаттаров Үзбәкстанга пассажирлар ташу компания белән сылтама белән автобусның Казахстанда теркәлгән булуын, йөртүчеләренең дә Казахстан гражданнары булуын әйтте. Ул пассажирлар Казанга килергә җыенган дигән мәгълүматны кире какты. Шулай ук Татарстанда яшәгән Үзбәкстан гражданнары да бу фаҗигадә туганнары булуы хакында хәбәр бирмәгән.  

"Безнең кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез. Әлегә андый мөрәҗәгать булмады. Билгеле, без бу хәбәрне бик борчылып кабул иттек. Һәлак булучыларның рухына дога кылабыз, аларның туганнарына җиңеллек килсен дип телибез", - диде ул. 

Тулы автобусларда хәрәкәт итү - мигрантлар өчен гадәти күренеш

Үзбәкстанның гадәттән тыш хәлләр министры һәлак булучыларны алып кайту өчен самолет җибәрә. Бу хакта «Фергана» агентлыгы хәбәр итә. 

Үзбәкстаннан Россиягә килгән мигрантлар, гадәттә, автобуста хәрәкәт итә. Чөнки авиабилетлар кыйммәт, ә поездлар сирәк йөри. 




tengrinews.kz/

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100