Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы көнне елгаларда боз катса, башка җылытмаячак? (Ноябрьгә халык сынамышлары)

Ноябрь – бусагада кыш. Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә.

news_top_970_100
Кайсы көнне елгаларда боз катса, башка  җылытмаячак? (Ноябрьгә халык сынамышлары)

1 ноябрькөнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер.

2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.

3 ноябрьҗылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.

4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.

5 ноябрь көнне кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.

6 ноябрькөнне айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтырыса – җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә – суынса.

7 ноябрькөнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.

8 ноябрьиртәдән бәс – карлы кышка ишарә.

9 ноябрьнинди, май ае шундый.

10 ноябрьдәбәс – суыкка, томан – җепшек көнгә.

11 ноябрь– болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.

12 ноябрь – кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.

13 ноябрь– көн аяз икән, иртәгәсе көннәр җилле булыр.

14 ноябрькөнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.

15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасил булса, язын яшеллек мул булыр.

16 ноябрь көнне мичтә утын шартлап янса – көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ауса, алдагы көннәрдә җылы һава торышы килер.

17 ноябрькөнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.

18 ноябрьдәкар яуса, суык кыш, көзге культураларның мул уңышына ишарә.

19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.

20 ноябрь көнне ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгә кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.

21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.

22 ноябрьиртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.

23 ноябрь – томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.

24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.

25 ноябрьдәиртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.

26 ноябрьдәчәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.

27 ноябрькөн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.

28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.

29 ноябрь көнне юеш кар – буранга.

30 ноябрь– көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.










Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100