Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искечә Яңа ел төнендә томан төшсә, җәй эссе килер (Гыйнварга халык сынамышлары)

Елның - беренче, кышның икенче аена аяк бастык. Ул безгә нинди һава торышы вәгъдә итә? Гыйнвардагы көн торышына карап, җәйнең ничек килүен дә фаразлый халык сынамышлары.

news_top_970_100
Искечә Яңа ел төнендә томан төшсә,  җәй эссе килер (Гыйнварга халык сынамышлары)

1 гыйнвар – ел нинди һава торышы нинди булса, ел шундый килә.

2 гыйнвар көнне никадәр суык булса, җәй шулкадәр салкынрак килер.

3 гыйнвар көнне морҗадан чыккан төтен өскә таба күтәрелсә, тиздән чын суыклар килеп җитәр.

4 гыйнвар көнне боз сөңгеләре пәйда булса, җәй уңышлы килер.

5 гыйнвар көнне көн суык булса, икмәк тә, яшелчә дә уңар. Җылы, аяз көн мул уңыш вәгъдә итми.

6 гыйнвар төнендә күктә йолдызлар күп күренә икән, җиләк уңар.

7 гыйнвар – Раштуада көн суык булганны яраталар. Ул – мул уңыш билгесе. Әгәр бу көнне кар эри башласа, мул уңыш көтмәгез.

8 гыйнвар көнне йомшак кар яуса, 19 гыйнварда көн бик суык булыр.

9 гыйнварда чәүкә һәм каргалар тавышланса, тиздән буран чыгар.

10 гыйнварда песи борынын яшереп, бөгәрләнеп ятса, кыш озын һәм суык булыр.

11 гыйнварда көн аяз һәм җылы булса, иртә яз билгесе.

12 гыйнвар көнне җил бер басылып, бер көчәйсә, язын да кар явар.

13 гыйнвар көнне күктәге Айны күзәтегез. Ул күренер-күренмәс булса, кыш карлы һәм суык булыр.

14 гыйнвар - Искечә Яңа ел көнне томан төшсә, җәй җылы килеп, уңыш уңар.

15 гыйнвар төнендә төшкән томан исә, көчле суыклар хакында искәртә.

16 гыйнвар көнне җылы һәм аяз булса, яз иртә килер, ә көн суык булса, озын һәм суык кыш көтегез.

17 гыйнварда көн суык һәм аяз икән, февраль дә суык булыр. Шуңа карамастан, яз үзвакытында килә.

18 гыйнвар төнендә күктә йолдызлар күп була икән, көчле суыкларга ишарә.

19 гыйнвар – Хач ману көнендә көн, гадәттә, суык була. Димәк, кыш та шундый.

20 гыйнварда көн кояшлы, әмма җилле икән, җәй җылы һәм яңгырлы булыр.

21 гыйнвар көн салкын да, артык җылы да түгел икән, җиләк тә, печән дә, яшелчә дә, иген дә уңар.

22 гыйнвар – көн кояшлы булса, җәй озын булыр, ел уңышлы килер.

23 гыйнварда җил көньяктан иссә, җәй озын, әмма суык була.

24 гыйнварда каурыйсыман болытлар – иртә җәй билгесе.

25 гыйнвар төнендә томан төшеп, айны каплый икән, августта көз җитәр.

26 гыйнвар көнне кояшлы икән, алдагы өч көн дә шундый булыр.

27 гыйнварда йолдызлар күп булса – буран булыр, сирәк икән – аяз, суык һава торышы көтегез.

28 гыйнварда җылы эзләүче песнәкләр күрсәгез, бик тиздән көчле суыклар килер.

29 гыйнварда карлы, җылы көн – эссе җәй вәгъдә итә. Балыкчыларга да бу көн яхшы фал: балык яхшы кабачак.

30 гыйнварда каргалар агач башында бөтерелсә, көчле суыкларга.

31 гыйнвар – айның соңгы көне суык була икән, кышның соңгы ае да шундый булыр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100