
7 апрель.
Кимүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Ай календаре буенча иртә өлгерүче редисны җылытыла торган теплицаларга утырту өчен уңышлы вакыт. Үрдерү өчен бәрәңгене таратып куярга була. Кыска булып үсүче помидорларны күчереп утырту. Органик ашламалар белән тукландыру.
Чәчәк түтәле
Органик ашламалар белән тукландыру. Декоратив агач-куакларның ботакларын кисү. Туфракта кышлаучы үсемлекләрне корткычларга каршы эшкәртү. Туфракны язгы эшкәртү: казу, көпшәләндерү, шытымнарны сирәкләү.
Җиләк-җимеш бакчасы
Органик ашламалар белән тукландыру. Җимеш бирүче агач-куакларның, декторатив культураларның ботакларын кисү. Алмагач, груша, чия, слива, ирга үсентеләрен утырту.