Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 3 майга һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 3 майга һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 3 майга һава торышы һәм ай календаре
3 май. Татарстанда аязучан болытлы һава. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын, урыны белән 17 метр тизлектә исәргә, яшен вакытында кыска вакытка 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +5..+10º, көньяк районнарда +14º градус. Көндез  +18..+23º, көньяк районнарда +26º градус. 


3 май.
Кимүче ай. Ай укчы йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы
Туфракны сөрергә, көпшәләндерергә була. Редис, дайкон, торма, шалкан утырту. Бәрәңге белән бергә утыртылган ногыт борчагы һәм кузаклылылар туфракны азот белән баета һәм колорадо коңгызларын куркыта. Җылы яратучы үсемлекләрне үсеш стимуляторлары белән бөркергә була. 

Чәчәк түтәле
Туфракны сөрү, көпшәләндерү. Суганчалы чәчәкләрне утыртырга була. Розалар утырту өчен уңышлы вакыт. Туфракны язгы эшкәртү. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агачларны, җиләк куакларын корткычларга, авыруларга каршы матдәләр белән бөркү; җылы яратучы, шулай ук начар кышлаган агач-куакларга үсеш стимуляторлары сибәргә кирәк. Кура җиләге үрентеләренең очларын йолкырга була. Алмагач, груша, чия, слива, ирга, зелпе, роза усентеләрен утырту өчен уңай вакыт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100